Өзмә миңа гөлләр

Акчарлакның ялгыз тавышы да
Шомландырды минем күңелне,
Дулкыннарга карап уйланасың,
Уйларыңда китү түгелме?

Өзмә миңа гөлләр, өзмә миңа,
Гомерләре кыска бигрәк тә.
Сагышлырак өзгән гөлләрдән дә
Яралары кала йөрәктә.

Кыңгыраудай чынлап көлүеңнән
Сандугачлар хәттә көнләшә.
Йолдызларга ашуыңнан куркып,
Янымда кал, диеп эндәшәм.

Өзмә миңа гөлләр, өзмә миңа,
Гомерләре кыска бигрәк тә.
Сагышлырак өзгән гөлләрдән дә
Яралары кала йөрәктә.

Болыннардан гөлләр исе килә,
Сулышларга каба hавасы.
Иртә саен синең юлларыңа
Энҗе булып килә яуасы.

Өзмә миңа гөлләр, өзмә миңа,
Гомерләре кыска бигрәк тә.
Сагышлырак өзгән гөлләрдән дә
Яралары кала йөрәктә.

Оставьте комментарий