Лилиям (өченче вариант)
Җәйге күктә кара болыт
Яңгырлы яшен көйлә.
Кайда сугылырга белми
Иелә, бөгелә Лилиям.
Җәйге күктә кара болыт
Яңгырлы яшен көйлә.
Кайда сугылырга белми
Иелә, бөгелә Лилиям.
Синең кузләреңдә курәм бәхет илен,
Керсәм анда чыга алмам төсле,
Синең бн булу бәхетенә
Ирешәмен мин һәр көнне…
Таң калып син сылу каршында
Болында чәчәкләр баш ия,
Ал чәчкә таҗыдай назлы да,
Гүзәл дә Зәй кызы Лилия.
Төшләремдә чәчләремнән сыйпап,
Кемдер мине назлап уятты.
Төшләремдә чәчләремнән сыйпап,
Кемдер мине назлап уятты.
Җир өйләнә торгач бер җыр тапты,
Бик тә моңлы һәм шул чаклы якты.
Дулкыннарга бәр(е)леп дулкын акты,
Таралды җыр, җырны дөнья отты.
Йөрәкләрдә сөю уты артты,
Биик әле бергә таңга чаклы.
Нигәдер соңарып яңарды бу язда
Без икәү яраткан ландышлар.
Өзелеп көткәндә, түземлек беткәндә
Соңарды, соңарды ландышлар.
Пар чәчәкләр гөлдә,
Пар аккошлар күлдә,
Пар сандугач булса — җыр матур.
Ярыңнан аерылып.
Канатың каерылып,
Калсаң сине кемнәр юатыр.
Сирпеп карап үзәкләрне өзде
Сагыш тулы моңсу күзләрең.
Каеннарга сарган мәхәббәтем
Өзелеп көтә сине, гүзәлем.
Нинди утта янганымны
Үзем генә белимме мин?
Нишләргә дип, киңәш сорап
Каеннарга киләмме (сөйлимме) мин?
Ак каеннар арасына,
Ак каеннар янына
Кереп киттең син йөгереп,
Әй кагына-кагына.
Сылу сының, ак күлмәгең —
Син аклыкка күмелдең.
Күзләремә син үзең дә
Каен булып күрендең.