Мең рәхмәт

Урап алып мине язмыш җиле
Ничә тапкыр инде сынады
Сабыр гына мине көтә белдең
Тыныч кына гафу итә идең
Сөю чәчкәләрең сулмады.
Гел елмаеп төшкә керүеңнән
Мин көч алдым ялгыз чакларда
Авыр иде сиңа сизә идем
Якты көне көтеп түзә идең
Карамадың ләкин ятларга.

Менә сиңа Миләүшә (Миләүшә)

Күрше йорттагы Миләүшә —

Мин яраткан сылу кыз.
Тик ул озын, мин тәбәнәк,
Ул чая, мин кыюсыз.
Сандугачлар көнләшә.
Җырлап куйса Миләүшә.

Матурым (икенче вариант)

Матурым, иң матурым,
Кара, ачып, миңа туры.
Нишләсәм дә сиңа таба
Бара юлым.
Матурым, иң матурым,
Кара әле син миңа туры.
Нишләсәм дә сиңа таба
Бара юлым.

Матурым (беренче вариант)

Матурымның якты йөзен
Килеп тора күрәсем.
Чәчәкләрдән килә аңа
Тәкыялар үрәсем.
Матурым, килә сине күрәсем,
Иреннәрең гел дә килә үбәсем.

Ләйсән яңгыр яуганда

Ялт-йолт килеп, утлы яшен
Болытны камчылады,
Биеште җирдә яңгырның
Беренче тамчылары…
Ләйсән яңгыр сәйләннәре
И коелды, коелды…
Яшеннән куркып, кыз үзе
Миңа килеп сыенды.

Ләйсән яңгыр

Исеңдәме, без очраштык язгы аланда,
Көмештәй сибәләп кенә яңгыр яуганда.
Яуды яңгыр, тәүге яңгыр,
Иң шифалы ләйсән яңгыр,
Ләйсән яңгырдай күңелгә
Бер көлде шат җыр.