Җир өйләнә торгач бер җыр тапты,
Бик тә моңлы һәм шул чаклы якты.
Дулкыннарга бәр(е)леп дулкын акты,
Таралды җыр, җырны дөнья отты.
Йөрәкләрдә сөю уты артты,
Биик әле бергә таңга чаклы.
Әй, Ламбада — дәртле гүзәл бию,
Алып килдең миңа тәүге сөю.
Синең моңда океаннар шавы,
Сине җырлап әйләнә җир шары.
Әй, Ламбада, уйна, белмә ялны,
Аерма, син, миннән сөйгән ярны!