Беренче мәхәббәт (өченче вариант)
Әби бабай карап кала,
Урамнан уза яшьләр.
Яшьләр йөзендә елмаю,
Картларныкында яшьләр.
Әби бабай карап кала,
Урамнан уза яшьләр.
Яшьләр йөзендә елмаю,
Картларныкында яшьләр.
Җилне узып чаба егет,
Дулкынлана кыр өсте.
Үзе үстергән игеннәр
Аңа булыша төсле.
Урамнар тын, ява беренче кар
Иңнәреңә синең, чәчеңә.
Бөтен дөнья ямьле, ләкин никтер
Күзләреңдә ачы яшь кенә.
Уйландырып, моңландырып,
Ап-ак кар коела.
Тәүге карлар, тәүге ярдай
Йөрәккә уела.
Син барында җирдә, бәгърем,
Җан бөрлегәнем,
Нигә мңңа мәхәббәте
Мен төрлеләрнең?!
Без атлаган юллар тар әле,
Җырланмаган җырлар бар әле.
Эх, шул юлны парлап үтәсе,
Булып кына дөнъя тоткасы.
Кошларның да пары бар,
Көннәрнең дә таңы бар;
Миһербансыз кыланмагыз,
Толларның да җаны бар.
Мин сагынам назлы язларыңны…
Язларда мин хыял корамын.
Язларда мин мәхәббәтем эзләп,
Мең урадым Казан урамын.
Ялан, ялан, яланда,
Син торасың уемда.
Бергә, бергә, гел бергә
Булсак иде гомергә.
Кош булып очып килдем Казанга,
Сөйгән ярым, сине сагынып.
Сагындыңмы син дә, зарыктыңмы?
Моннан болай китмә калдырып!