Беренче мәхәббәт (өченче вариант)

Әби бабай карап кала,
Урамнан уза яшьләр.
Яшьләр йөзендә елмаю,
Картларныкында яшьләр.

Умырзая гомере кебек
Кыска хиснең сәгате.
Өркетмәгез, куркытмагыз
Беренче мәхәббәтне.

Төшләреңә керер әле
Тәүге кабат үбешү.
Янып, көеп, бик сагынып
Көн аралаш күрешү

Умырзая гомере кебек
Кыска хиснең сәгате.
Өркетмәгез, куркытмагыз
Беренче мәхәббәтне.

Тәүге сөю, тәүге хистән
Чын мәхәббәт яралсын
Һәр гашыйк җан бердән берен
Гомерлек ярын тапсын

Умырзая гомере кебек
Кыска хиснең сәгате.
Өркетмәгез, куркытмагыз
Беренче мәхәббәтне.

Оставьте комментарий