Беренче килгән өчен (Җиңүчегә)

Җилне узып чаба егет,
Дулкынлана кыр өсте.
Үзе үстергән игеннәр
Аңа булыша төсле.

Сабантуйларда сынала
Батыр егетләр көче.
Колга башындагы сөлге —
Беренче килгән егет өчен!

Тоягың җиргә тимәсен,
Җилдер тизрәк, әй юрга!
Авыл башында егетне
Бар халык көтеп тора.

Сабантуйларда сынала
Батыр егетләр көче.
Былбыл телле тальян гармун —
Беренче килгән егет өчен!

Ат тупырдавын уздырып,
Егет йөрәге кага.
Кайсы кыз гына сокланып
Карамый бүген аңа!

Сабантуйларда сынала
Батыр егетләр көче.
Иң сылу кызның йөрәге —
Беренче килгән егет өчен!

Оставьте комментарий