Беренче кар (икенче вариант)

Уйландырып, моңландырып,
Ап-ак кар коела.
Тәүге карлар, тәүге ярдай
Йөрәккә уела.

Җанны телеп, бөтерелеп,
Ап-ак карлар ява.
Беренче кар, тәүге ярдай
Гел хәтердә кала.

Онытылмый, оныттырмый,
Төшләремә кереп.
Эрер, юкка чыгар бу кар,
Тәүге сөю кебек.

Җанны телеп, бөтерелеп,
Ап-ак карлар ява.
Беренче кар, тәүге ярдай
Гел хәтердә кала.

Кавышалмый, сагышланган
Йөрәк мәңге яна.
Җиргә төшкәнче, ул эреп
Бетә беренче кар.

Җанны телеп, бөтерелеп,
Ап-ак карлар ява.
Беренче кар, тәүге ярдай
Гел хәтердә кала.

Оставьте комментарий