Беренче кар (беренче вариант)

Урамнар тын, ява беренче кар
Иңнәреңә синең, чәчеңә.
Бөтен дөнья ямьле, ләкин никтер
Күзләреңдә ачы яшь кенә.

Беренче кар ява, туй күлмәген
Урамнар да бүген кияләр.
Син боекма, әнә алар да бит
Килер әле, тик көт дияләр.

Моңсу яуган карлар күмеп үтә
Гашыйкларның парлы эзләрен.
Яшь аралаш шул эзләргә карап,
Кемне көтә синең күзләрең?

Беренче кар ява, туй күлмәген
Урамнар да бүген кияләр.
Син боекма, әнә алар да бит
Килер әле, тик көт дияләр.

Карлар бүген синең өчен ява,
Өмет утын салып күңелгә.
Ә сөйгәнең әле кире кайтыр,
Ялгыз эзне синең күрер дә.

Беренче кар ява, туй күлмәген
Урамнар да бүген кияләр.
Син боекма, әнә алар да бит
Килер әле, тик көт дияләр.

Оставьте комментарий