Без атлаган юллар тар әле,
Җырланмаган җырлар бар әле.
Эх, шул юлны парлап үтәсе,
Булып кына дөнъя тоткасы.
Кулга-кул тотынып, җан-ярым,
Бергә үтик гомер юлларын.
Авырлыкны бергә кичереп,
Дөрләтикче сөю утларын!
Парлы булсын очыр канатлар,
Уртак булсын вәгъдә һәм антлар.
Уртак булсын уй һәм теләкләр,
Сөю бирсен йөрәк йөрәккә!
Кулга-кул тотынып, җан-ярым,
Бергә үтик гомер юлларын.
Авырлыкны бергә кичереп,
Дөрләтик без сөю утларын!
Сөю, безне ташлап китмә син,
Җанны наздан мәхрүм итмә син!
Хыянәткә тезне сүктермә,
Актык яшьне түктермә.
Кулга-кул тотынып, җан-ярым,
Бергә үтик гомер юлларын.
Авырлыкны бергә кичереп,
Дөрләтикче сөю утларын!