Син (икенче вариант)

Сөйкемле син, кадерле син,
Тапкыр син һәм серле син.
Кайчак көләч, кайчак моңсу,
Кайчак уйчан — төрле син.

Сиздеңме

Сиздеңме, җил булып, бер дулап, бер тынып,
Иңеңнән кочканым сиздеңме?
Әллә син җилләргә, бирешмәм җилләргә,
Дулар да басылыр дидеңме?

Сибелде сәйләннәре

Чык шикелле җемелдәшә
Муенсам сәйләннәре.
Күз алдымнан һич тә китми
Кояш кебек гел елмаеп
Каршыма килгәннәре.