Сибелә чәчем (икенче вариант)

Сибелә чәчем, сибелә чәчем,
Сибелә чәчем, давылга.
Сибелә чәчем, түгелә яшем,
Хәсерәтем авырга.

Сибелә чәчем, сибелә чәчем,
Сибелә чәчем, тарала.
Йә утка сал, йә суга сал,
Йә кайгымнан арала.

Сибелә чәчем, сибелә чәчем,
Сибелсен дә үрелсен.
Тау ярылсын, таш өзелсен,
Ташлар ярым түгелсең.

Оставьте комментарий