Син, син, син, син минем тормышым,
Аткан ал таңым син,
Син, син, син
Сулаган сулышым,
Яшәгән җаным син.
Сиңа мин инде
Язмышың, өлешең.
Кайларга китсәң дә,
Мин синең — йөрәк тибешең.
Син, син, син
Бер юлдан бергәләп
Атларга тиеш без.
Син, син, син
Адымнар ялгышмыйк.
Абынмыйк, юл тигез.
Сиңа мин инде
Язмышың, өлешең.
Кайларга китсәң дә,
Мин синең — йөрәк тибешең.
Син, син, син,
Яши алмабыз бит
Мин синсез, син минсез.
Син, син, син
Сузыйк тормыш җебен
Төерсез, өзексез.
Сиңа мин инде
Язмышың, өлешең.
Кайларга китсәң дә,
Мин синең — йөрәк тибешең.