Сиздеңме

Сиздеңме, җил булып, бер дулап, бер тынып,
Иңеңнән кочканым сиздеңме?
Әллә син җилләргә, бирешмәм җилләргә,
Дулар да басылыр дидеңме?

Сиздеңме ай нурын, югалткан үз юлын,
Тарафын эзләде бичара.
Син үзең күрмәгәч, ярата белмәгәч,
Мин генә яратып ни файда?

Сиздеңме: сандугач сайрады,
Таң тугач өзелде үзәге кошкайның.
Сиздеңме: күбәләк яныңа килгәләп,
Назлады битеңнән, дускаем.

Сиздеңме ай нурын, югалткан үз юлын,
Тарафын эзләде бичара.
Син үзең күрмәгәч, ярата белмәгәч,
Мин генә яратып ни файда?

Сиздеңме җылымны, тойдыңмы тынымны,
Сулышым — ярату, аңласаң.
Алиһә итәрмен һәм урлап китәрмен,
Янымда мәңгегә калалсаң.

Сиздеңме ай нурын, югалткан үз юлын,
Тарафын эзләде бичара.
Син үзең күрмәгәч, ярата белмәгәч,
Мин генә яратып ни файда?

Оставьте комментарий