Сизмисеңме?

Бер ялгызың урамнарда
Моңсуланып йөрисеңме?
Тик берәү дә юлың бүлми,
Яраттыра белмисеңме?

Ачылмаган серле чәчәк,
Ярату ул күңелеңдә.
Ышан берүк син үзеңнең
Беркемнән ким түгелеңә.

Ерак кояш җылырак дип,
Яндагыны күрмисеңме?
Бәхетләренә көнләшеп,
Чит-ятларны күзлисеңме?

Ачылмаган серле чәчәк,
Ярату ул күңелеңдә.
Ышан берүк син үзеңнең
Беркемнән ким түгелеңә.

Үзеңә пар сандугачны
Тапмый һаман, эзлисеңме?
Чәчәк кебек гомер үтә,
Сизмисеңме, сизмисеңме?

Ачылмаган серле чәчәк,
Ярату ул күңелеңдә.
Ышан берүк син үзеңнең
Беркемнән ким түгелеңә.

Оставьте комментарий