Сизәм, күрәм, беләм

Бу дөнъяда син булмасаң
Бер минут тормас идем.
Синсез яшәү мәгнәсе дә,
Һич кенә булмас иде.

Синең сөеп йөрүеңне — сизәм,
Утлар йотып йөрүеңне —
Сизәм, күрәм, беләм.

Ходай миңа сине яраткан,
Син минем өчен туган.
Кемнең кемгә булырын да,
Маңлайларга язылган.

Синең сөеп йөрүеңне — сизәм,
Утлар йотып йөрүеңне —
Сизәм, күрәм, беләм.

Мөгҗизәле сөю илендә
Эчкәнчегә урын юк.
Һәр беребезнең бер мизгел
Мең гомергә торырлык.

Синең сөеп йөрүеңне — сизәм,
Утлар йотып йөрүеңне —
Сизәм, күрәм, беләм.

Оставьте комментарий