Нинди моң бар синең күзләреңдә?

Төнге сулар ага онытылып,
Аргы якка чакыра утлар.
Җирдә яшәү кадерле син булганга,
Елларга тиң назлы минутлар.

Исемеңне яздым…

Исемеңне яздым, исемеңне
Бакчабызда, тәрәз каршында.
Исемеңне яздым, гөлләр чәчтем,
Сулар сиптем язлар башында.

Дусларыңны онытма (икенче вариант)

Нечкә билле ай кызына
Сокланып син күз атма.
Байлык, диеп, бетә күрмә,
Дусларыңны онытма.

Дуслык учагы

Дуслар белән учак яктык
Төнге елга ярында.
Төн дә якты була икән
Янда дуслар барында.
Казан — Өфе, Өфе — Казан —
Дуслык учагы.
Учак кебек кайнар икән
Дуслар кочагы.

Дуслык җыры (беренче вариант)

Дуслык — бердәмлек булмаса
Яшәп булмый һич кенә.
Дуслык җыры җанга дәва,
Җирдә гөлләр үстерә.

Дуслык, дуслык…

Юлларыма сиптең ак өметләр — 
Чакырды гел якты тараф мине. 
Дуслык, дуслык — гомер биргән дуслык (бүләк), 
Гомерләрдән артып калсаң икән (иде); 
Ерак йолдыз, якты йолдыз кебек, 
Сүнгәч тә, син балкып янса(ң) икән (иде).