Нечкә билле ай кызына
Сокланып син күз атма.
Байлык, диеп, бетә күрмә,
Дусларыңны онытма.
Байлык — ул бер айлык кына
Онытма шуны, туган.
Бүген бар ул, иртәгә юк,
Кем аны күреп туйган.
Нечкә билле ай кызлары
Сокландырырлык та шул.
Матурлык, дус — байлык белән
Сатып алынмый бит ул.



