Дуслык, дуслык…

/Гармунчы дус спектакеленнән җыр/

Юлларыма сиптең ак өметләр —
Чакырды гел якты тараф мине.
Дуслык, дуслык — гомер биргән дуслык (бүләк),
Гомерләрдән артып калсаң икән (иде);
Ерак йолдыз, якты йолдыз кебек,
Сүнгәч тә, син балкып янса(ң) икән (иде).

Очыр канат йөрәк тибешемдә,
Күңелемдә тынмас җырлар иле.
Дуслык, дуслык — җирем биргән дуслык (бүләк) —
Җирдән, җырдан артып калсаң икән (иде);
Ерак йолдыз, якты йолдыз кебек,
Сүнгәч тә, син балкып янса(ң) икән (иде).

Оставьте комментарий