Дуслык җыры (беренче вариант)

Дуслык — бердәмлек булмаса
Яшәп булмый һич кенә.
Дуслык җыры җанга дәва,
Җирдә гөлләр үстерә.

Дуслык җыры канат җәйсен,
Гомер бакый тынмасын.
Шат елмаеп, илһамланып,
Бар йөрәкләр тыңласын.

Башкорт, татар моңы назлый
Гөлләрне, игеннәрне.
Дуслык җыры — иман нуры
Яктырта күңелләрне.

Дуслык җыры канат җәйсен,
Гомер бакый тынмасын.
Шат елмаеп, илһамланып
Бар йөрәкләр тыңласын.

Оставьте комментарий