Дуслык җыры (икенче вариант)

Өфе — Казан арасы,
Барасы да барасы.
Дуслык юлын якын иткән
Татар — башкорт баласы.

Өфе — Казан, дус һәм туган,
Алар мәңге бер таган.
Бабайлардан мирас булып
Безгә туганлык калган.
Гөрләп яшә Башкортстаным,
Һәм җырлы Татарстаным.

Ык белән Сөн тоташтыра
Татар — башкорт илләрен.
Арада үсмәс чуп-үлән,
Исмәс нәфрәт җилләре.

Өфе — Казан, дус һәм туган,
Алар мәңге бер таган.
Бабайлардан мирас булып
Безгә туганлык калган.
Гөрләп үссен Башкортстаным,
Һәм күрше Татарстаным.

Яу — көрәштә — дус һәм иптәш,
Бәйрәмнәр дә — табындаш.
Татар — башкорт мәңге бергә,
Татар — башкорт карындаш.

Өфе — Казан, дус һәм туган,
Алар мәңге бер таган.
Бабайлардан мирас булып
Безгә туганлык калган.
Гөрләп яшә Башкортстаным,
Һәм җырлы Татарстаным.

Дуслык юлын якын иткән
Татар — башкорт баласы.
Безгә дус һәм туган булып
Мәңге бергә каласы.

Өфе — Казан, дус һәм туган,
Алар мәңге бер таган.
Бабайлардан мирас булып
Безгә туганлык калган.
Гөрләп яшә Башкортстаным,
Һәм җырлы Татарстаным.

Оставьте комментарий