Исемеңне яздым…

Исемеңне яздым, исемеңне
Бакчабызда, тәрәз каршында.
Исемеңне яздым, гөлләр чәчтем,
Сулар сиптем язлар башында.

Чәчәк булып шытты синең исем,
Нинди тылсым, сихри көч синдә.
Тургай җыр башлады, җир яшәрде,
Ил ямьләнде бер көн эчендә.

Җаным кебек җанлы чәчәкләрне
Күз нурларым түгеп иркәлим.
Исемең булып үскән ал гөлләрнең
Куенына, иркәм, керәм мин.

Җаным кебек җанлы чәчәкләрнең
Хуш исләре, никтер, исертә.
Исемең булып шыткан ал гөлләрне
Саклармын мин мәңге өзмичә!..

Оставьте комментарий