Бәет

Зур шәһәрнең ачы җиле
Әйләнә дә тулгана.
Ике таш йорт почмагында
Басып тора бер ана.
Башын игән, сузган кулын,
Өстә иске киемнәр.
Авыр эштән тупасланган
Учта ята тиеннәр.
Дүрт сабыйга ана да син,
Ата да булдың үзең.
Алар диеп гомрең буе
Җил-яңгырларга түздең.

Газинур турында баллада

Гөлчәчәкләр көйгән чор булган,
Явыз дошман килгән ел булган,
Газинурдай илнең батырлары
Ил бәхетен даулап ир булган.

Бәрәңге

Вак-вак итеп турап, яшь киленнәр
Табаларда сине биетә;
Кайнар боткаң ашап, эшчән ирләр
Тәннәренә җылы йөгертә.

Галимә җыры

Агыйделкәй буйлап бер сал килә,
Яркайларга бәрелә дулкыны;
Яшьлек гомеремне йотармыни
Караңгы да тормыш упкыны?