Гомер (бишенче вариант)

Өстәлдәге календарьдә
Мең тугыз йөз кырык биш.
Авылның иң гүзәленә
Узган ел тулды унбиш.
Күкрәкләрдә орден-медаль,
Сугыштан егет кайта.
Уналты яшьлек гүзәлнең
Аягында чабата.
Илем ал таңнарда уяна.
Өйдә каен чырасы яна.

Бәхет бит ул (беренче вариант)

Гомер агышларын сизми
Эшсөярләр, сабырлар.
Ник арта гомер көзендә
Яшьлекне сагынулар?

Бәхет кошы (дүртенче вариант)

Бәхет кошы кунган иде
Салынган иңнәремә,
Кулларыма алмадым шул.
Кем белгән китәрен лә.

Беләбез кайда барасын

Гафу итмәм сине, үземне,
Исраф итсәк әгәр гомерне.
Яшәү үзе бәхет түгелме?!.
Гөлгә күмик әле күңелне.