Бәхет бит ул (икенче вариант)

Бу җиһанга һәркем бәхет өчен килә,
Кояш та нурларын безгә тигез сибә.

Бу җирдә бәхетеңне таба алсаң икән,
Онытылмас моңнарга уралсаң икән.

Нигә соң һәркемнең бәхете тигез түгел,
Гел сулкылдый йөрәк, сагышлана күңел.

Бу җирдә бәхетеңне таба алсаң икән,
Онытылмас моңнарга уралсаң икән.

Үз бәхетеңне үзең таба алсаң гына,
Бу җирдә яшәүнең кадерләре була.

Бу җирдә бәхетеңне таба алсаң икән,
Онытылмас моңнарга уралсаң икән.

Оставьте комментарий