Газинур турында баллада

Гөлчәчәкләр көйгән чор булган,
Явыз дошман килгән ел булган,
Газинурдай илнең батырлары
Ил бәхетен даулап ир булган.

Газинур, Газинур,
Таң таратты якты нур!
Матур уйлар уйлап,
Җинү җырын җырлап,
Иптәшләрең кайтты
Юл буйлап.

Дәһшәтле сугыш юлларында
Үттең син каушамас ир булып.
Туплар тынды сугыш кырларында,
Даның калды илдә җыр булып.

Газинур, Газинур,
Таң таратты якты нур!
Илгә җиңү яулап,
Ташкын кебек шаулап
Кайткан батырларның даны зур.

Туган илнең пакь җирен яклап,
Курку белми утларга кергән
Газинурдай батыр егетләрне
Ватаныбыз сөеп үстергән.

Газинур, Газинур,
Таң таратты якты нур!
Балкып үсәр гөлләр,
Тыныч яшәр илләр,
Яшь батырлар туар, Газинур!

Оставьте комментарий