Еллар, еллар

Еллар, еллар, искән җилләр сыман,
Аккан сулар сыман узасыз.
Түрегездә йөрдем, үрегезгә мендем,
Инде миңа нәрсә кушасыз?

Илһамчым, юлбашчым — Партия

Партия, син биргән билетым
Йөрәгем белән гел янәшә.
Җанымны җылытып ул миңа,
Улым, дип эндәшә — гел дәшә.
Улым, дип эндәшә — чакыра
Табарга, төзергә яңаны;
Сөенеч китереп анага,
Бәхетле итәргә баланы.

Елмайсын сабыйлар

Агара, чалара әнием чәчләре…
Агармый тик кайгы карасы.
Мәйданда, мәйданда мәңгелек ут яна,
Ул — минем йөрәгем ярасы.

Иманлы бул

Байлык диеп хәрам җыйма, 
Бул гөнаһтан куркулы. 
Күрмәгәндәй читләп үтмә- 
Егылганга суз кулны.