Елмаю (беренче вариант)

Мин китәмен, син каласың,
Аерыла юллар…
Иреннәрдә — татлы сүзләр,
Якты елмаюлар.

Аһ, ул синең озатулар,
Аһ, ул елмаюлар!..
Елмаюга яшеренгән
Күзләрдәге моң-зар.

Күрешербез микән тагын,
Күрешмәбез микән.
Аерылуга түзәрбезме,
Бирешмәбез микән.

Мин юлларга кузгаламын
Күңелемнән елап.
Онытырсың кебек мине
Күрешәлмәсәк озак.

Син елмаеп озатып кал,
Мин елмаеп китәм.
Елмаюлар калсын җанда
Күрешәлмәсәк бүтән.

Оставьте комментарий