Илһамчым, юлбашчым — Партия

Партия, син биргән билетым
Йөрәгем белән гел янәшә.
Җанымны җылытып ул миңа,
Улым, дип эндәшә — гел дәшә.
Улым, дип эндәшә — чакыра
Табарга, төзергә яңаны;
Сөенеч китереп анага,
Бәхетле итәргә баланы.

Минем күк улларың күп синең,
Күктәге йолдызлардыр — саны.
Бу көчле һәм алсу балкудан
Яктыра, нурлана җир шары.
Кояш та мизгелләп сүрелә,
Йолдыз да бер калка, бер сүнә,
Партия ялкыны сүрелми,
Дөньяда андый көч бер генә.

Каршында булса да кыялар,
Бормый ул уңга да, сулга да.
Сафлары корычтан коелган, —
Чыдарлык утка да, суга да.
Ул сыза, юл итеп халыкка,
Үрләргә өндәгән партия.
Бу юлның маягы — коммунист,
Илһамчым, юлбашчым — партия!

Оставьте комментарий