Дөньябыздан ни кала?

Төйәгемә күз ташласам,
Хәсрәтләрем кузгала,
Зифа камышын саргайтып,
Сулар кими елгада,
Эчәр сулар да корыса,
Дөньябыздан ни кала?

Ике балам

Ике балам — ике зур бәхетем,
Йөрәгемнең алар тибеше.
Язмышымның миңа зур бүләге,
Тормышымның татлы җимеше!

Егерме миллион

Балалар уйныйлар «сугышлы» уены,
Сугыш ул — аларга тик уен.
Ә минем уемда кайтмыйча калганнар —
Егерме миллион, егерме миллион.

Егет бабай

Күршебездә бер бабай бар,
Җитте җитмеш яшенә.
Пенсиягә чыккач кына
Көмеш кунды чәченә.
Бер көн кайтып килә бабай,
Таныдык үзен көчкә:
Химик буяу белән чәчен
Буяткан кара төскә,