Иман нуры

Ишеттем азан моңнарын,
Нурлана халкым җаны.
Тик динебез коткарачак
Явызлыктан дөньяны.

Күктә алтын ай калыкса,
Мәчет ае нурлана.
Бәндәң, Раббым, Коръән белән,
Иман белән зурлана.

Сафланамын, пакъләнәмен
Керсәм мәчет эченә.
Иман белән яшәт, Тәңрем,
Ышаныч бир көчемә.

Күктә алтын ай калыкса,
Мәчет ае нурлана.
Бәндәң, Раббым, Коръән белән,
Иман белән зурлана.

Изге Ислам динебездә
Өмет-ышанычыбыз.
Манаралы, айлы мәчет —
Иң бәхетле чагыбыз!

Күктә алтын ай калыкса,
Мәчет ае нурлана.
Бәндәң, Раббым, Коръән белән,
Иман белән зурлана.

Оставьте комментарий