Елмайсын сабыйлар

Агара, чалара әнием чәчләре…
Агармый тик кайгы карасы.
Мәйданда, мәйданда мәңгелек ут яна,
Ул — минем йөрәгем ярасы.

Сабыйлар, сабыйлар елмайган чагында,
Кайгының юллары ябыла.
Кешеләр, кешеләр кайгысын таратып,
Елмайсын сабыйлар тагын да!

Мин беләм, мин беләм: бары тик бер адым
Кайгылар, бәхетләр арасы.
Менә шул, менә шул мәңгелек арада
Сулкылдый йөрәгем ярасы.

Сабыйлар, сабыйлар елмайган чагында,
Кайгының юллары ябыла.
Кешеләр, кешеләр кайгысын таратып,
Елмайсын сабыйлар тагын да!

Бәхетләр, бәхетләр ягына юл тотып,
Безгә бит әле күп барасы.
Сабыйлар, сабыйлар елмайса дөньяда,
Төзәлер йөрәгем ярасы.

Сабыйлар, сабыйлар елмайган чагында,
Кайгының юллары ябыла.
Кешеләр, кешеләр кайгысын таратып,
Елмайсын сабыйлар тагын да!

Оставьте комментарий