Гомер кадерен белегез!

Зарланмагыз әле язмышларга,
Яндыргандә әйдә яныгыз!
Әче-төчеләрне татыганга
Бай һәм матур безнең җаныбыз.

Бу тормышның, бу гомернең
Кадерләрен белегез!
Елар чакта — елагыз да,
Көлер чакта — көлегез!

Килешкәндә — әйдә киенегез,
Ризык үткән чакта — ашагыз!
«Гомер үтә, диеп» — зарланмагыз,
Тик сау гына булсын башыгыз!

Бу тормышның, бу гомернең
Кадерләрен белегез!
Елар чакта — елагыз да,
Көлер чакта — көлегез!

«Зарланмагыз!», дөнья көзге кебек,
Үзең нинди — тормыш шулай ул.
Күңелең ак булса, гайбәт сүзләр,
Кара сүзләр җанга кунмый ул.

Бу тормышның, бу гомернең
Кадерләрен белегез!
Елар чакта — елагыз да,
Көлер чакта — көлегез!

Оставьте комментарий