Иманлы бул

Байлык диеп хәрам җыйма,
Бул гөнаһтан куркулы.
Күрмәгәндәй читләп үтмә-
Егылганга суз кулны.

Игелекләр кылып яшәп
Син тормышта бул данлы.
Туры юлдан алга атла-
Бул һәрвакыт иманлы!

Синнән ярдәм өмет иткән
Мохтаҗ кешеләр бардыр.
Явызлык белән алдырма,
Яхшылык белән алдыр!

Игелекләр кылып яшәп
Син тормышта бул данлы.
Туры юлдан алга атла-
Бул һәрвакыт иманлы!

Кыямәт көн бәндәләргә
Тотасы булыр җавап.
Һәр көнеңдә рәхмәт ишет,
Аз булса да җый савап.

Игелекләр кылып яшәп
Син тормышта бул данлы.
Туры юлдан алга атла-
Бул һәрвакыт иманлы!

Оставьте комментарий