Эх, кычкырып бер еларга иде
Әнкәемнең ятып кулына.
Ул йөрәге белән аңлар иде
Нинди кайгы төшкән улына.
Әнкәм минем, бердән-берем минем,
Алтыннардан алтын әнкәем.
Нигә шундый хисле йөрәк бирдең,
Моң — сагышларымнан чәчимен?
Елап булмый елга ташы сыман,
Юшкыннардан күңелем катканга.
Җыена алмый озын уйларымны,
Уяу ятам таңнар атканда.
Әнкәм минем, бердән-берем минем,
Алтыннардан алтын әнкәем.
Нигә шундый хисле йөрәк бирдең,
Моң — сагышларымнан чәчимен?
Йөрәк тырнап чыккан хисләремне,
Кайгыларын кемгә сөйлимен?
Тамырларга каным сыймаганда,
Кайгы көйне икән көйлимен?
Әнкәм минем, бердән-берем минем,
Алтыннардан алтын әнкәем.
Нигә шундый хисле йөрәк бирдең,
Моң — сагышларымнан чәчимен?