Әнкәйнең моңлы карашы

Әле дә минем күз алдымда тора,
Әнкәй, синең моңлы карашың.
Әле дә миңа ишетелә сыман
«Хуш, балакай», — дигән тавышың…

Сыйпап, әнкәй, һәрбер җыерчыгың,
Үбәр идем синең йөзләреңне…
Мин яшәтер идем, әнкәй, сине, мөмкин булса,
Мөмкин булса кайтарырга яшьлек елларымны…

Әле дә басып торасыңдыр сыман,
Кулың болгап, капка төбендә.
Әле дә шулай мөлдерәмә булып
Яшең тора кебек күзеңдә…

Сыйпап, әнкәй, һәрбер җыерчыгың,
Үбәр идем синең йөзләреңне…
Мин яшәтер идем, әнкәй, сине, мөмкин булса,
Мөмкин булса кайтарырга яшьлек елларымны…

Кабат кайтуымны көтәсеңдер,
Күзең алалмыйча ишектән.
Яшь аралаш елмаерсың инде,
«Кайттым!» — дигән сүзем ишеткәч…

Сыйпап, әнкәй, һәрбер җыерчыгың,
Үбәр идем синең йөзләреңне…
Мин яшәтер идем, әнкәй, сине, мөмкин булса,
Мөмкин булса кайтарырга яшьлек елларымны…

Оставьте комментарий