Әнкәм куллары

Тәүге кабат бергә печән чаптык…
Төзәк кенә тауның битендә.
Шул көн исеңдәме синең, әнкәй?
Шул көн минем һәр чак исемдә.

Моңланып бер кәккүк чакырганда,
Үзең янып бирдең чалгымны.
Туып кына килгән кояш нуры
Үз чалгымда уйнап чагылды.

Син сокланып карап тора идең
Артта калган яшел эземә.
Елмайсаң да үзең, яшь тулган иде
Синең дә бит, әнкәй, күзеңә.

«Әткәенең дә шулай чаба иде —
Бу чаклы да охшар икәнсең!..»
Тик күрмәде әткәй бу эзләрне,
Юк иде ул, яуга киткән иде…

Шул эзләрдә иде башлануы
Кескәй генә хезмәт юлымның.
Ул чак, әнкәй, белми идем әле
Алтын икәнлеген кулыңның!

Оставьте комментарий