Гомеремнең һәрбер минутына
Әнкәем күзләре багалар.
Яшәде ул үзе өчен түгел,
Яшәде ул диеп: «Балалар!»
Бала өчен гомерләрен биргән
Күпме җирдә газиз аналар.
Нинди төшләр әнкәм күрә икән?
Балалар, ди үзе, балалар…
Әле дә бит төнлә юрганымны
Әнкәем куллары ябалар.
Әкрен генә шунда әйтеп куя: —
Бәхетле булыгыз, балалар!
Бала өчен гомерләрен биргән
Күпме җирдә газиз аналар.
Нинди төшләр әнкәм күрә икән?
Балалар, ди үзе, балалар…