Әнкәм кайтам яныңа

Кайтып йөре, балам дигән идем.
Күптән кайталмадым, яныңа.
Үземнең дә, бик сагынган чагым.
Юлга чыгалмадым тагын да,
Юлга чыгалмадым тагын.

Көтәсеңдер, әнкәй, гомерем буе,
Без яшәгән, төрле яклардан.
Кайчак, карыйсыңдыр, тәрәзә ачып,
Җил капкасын, җилләр какан да.
Җил капканы, какан да.

Көтәсеңдер, әнкәй, иртән иртүк,
Күл буена казлар тулганда.
Телисеңдер, исән йөрегез дип,
Су юлларын ялгыз узган да.
Су юлларын узган да.

Көтәсеңдер, әнкәй, гомерем буе,
Без яшәгән, төрле яклардан.
Кайчак, карыйсыңдыр, тәрәзә ачып,
Җил капкасын, җилләр какан да.
Җил капканы, какан да.

Кайтып йөре, балам дигән идем.
Күптән кайталмадым, яныңа.
Әнкәй хәлең беләм, кайтам әле,
Безне сагынып көткән чагым да.
Безне көткән чагым да

Көтәсеңдер, әнкәй, гомерем буе,
Без яшәгән, төрле яклардан.
Кайчак, карыйсыңдыр, тәрәзә ачып,
Җил капкасын, җилләр какан да.
Җил капканы, какан да.

Оставьте комментарий