Сөю уты сүнми (беренче вариант)
Карашларым белән эзлимен,
Назлы күзләреңне күзлимен.
Хыялымда тик син,
Уйларымда тик син —
Бары үзең генә белмисең.
Карашларым белән эзлимен,
Назлы күзләреңне күзлимен.
Хыялымда тик син,
Уйларымда тик син —
Бары үзең генә белмисең.
Күзләрегез шатлык белән тулы
Мәхәббәт хисе белән
Яшәгез сез гомерегез буе
Сөеп-сөелеп кенә.
Күзләрдә шатлык тулы
Мәхәббәт хисе белән
Яшәгез сез гомергә
Сөеп-сөелеп кенә.
Нинди кыйтгаларда яшәсәк тә,
Сөйләшсәк тә нинди телләрдә,
Сөю телен белә кошкайлар да,
Яратам дип, дәшә гөлләр дә.
Күңел кичерешләреңне
Чыгарма син күзеңә.
Сөю сүздән сизелми ул,
Карашлардан сизелә.
Сизәсеңме икән үзең шуны?..
Мин әйтмичә генә яратам…
Җиткәндә дә гомерләрнең соңы,
Син булырсың минем йөрәктә…
Кайтыр кошлар күксел томаннарга,
Кургаш болытларга урала.
Ничек итеп алар, ничек итеп
Адашмыйча дөрес юл ала?
Ашкына поезд, ашкына,
Каршы килә яшел кыр.
Әй сөюем, олы юлдай,
Мине үзеңә чакыр.
Ашкына поезд, ашкына,
Каршы килә яшел кыр.
Әй сөюем, олы юлдай,
Мине үзеңә чакыр.
Җәйләр икебезгә,
Уртак хисләр бирде
Сандугачлар безгә
Сөю алып килде!