Сөю китми

Ашкына поезд, ашкына,
Каршы килә яшел кыр.
Әй сөюем, олы юлдай,
Мине үзеңә чакыр.

Сурәтеңне ертып кына аттым да ул,
Төшләремә кергән сынны нишләтергә:
Сөю килә язлар белән, язлар белән,
Сөю килә язлар белән…

Еллар койды өметемнең яфракларын,
Яшьлегемнең сукмагына бәс үрелә:
Көн дә үтәм эзләреңнән, эзләреңнән,
Көн дә үтәм эзләреңнән…

Хаталарыңны күптән утка яктым да ул,
Күңелемә сеңгән җырны нишләтергә:
Сөю китми көзләр белән, көзләр белән,
Сөю китми көзләр белән…

Оставьте комментарий