Умырзая (Ничә язлар үтте йөрәктән)

Ничә язлар үтте йөрәктән,
Күпме сулар акты үзәктән.
Яшьләгемне матур җыр иткән
Тәүге сөю язы юк бүтән.

Умартачы сөйгәнем

Өй артында шомыртым юк,
Юкә белән тал гына.
Минем иркәм умартачы —
Иреннәре бал гына.
Иреннәре бал гына ла,
Ике бите ал гына.

Уйлану (беренче вариант)

Таң нурлары төнне эреткәндәй,
Бәхет булып миңа син килерсең.
Яннарыма утырып, мин яраткан
Чәчләреңне тарап үрерсең.

Уйлама әле картаям дип

Ник көзгегә карап монаясың,
Ак чәчләрен кат-кат саныйсың.
Әллә инде юри ни әйтер дип,
Мине микән шулай сыныйсың.
Әллә инде юри ни әйтер дип,
Мине микән шулай сыныйсың.

Төшләреңә синең керәм

Төшләреңә синең керәм,
Тетрәндерәм күңелне.
Әнә, керфек очына
Тагы да чык эленде,
Төшләреңә синең керәм.