Чигүче кыз

Чигүчы кыз сиңа ни булды,
Күз тидеме әллә үзеңә?
Нигә-нигә бүген җипләрең
Йә чуала, йәки өзелә.
Туры килми энә күзенә.

Челтәрдәге мәхаббәт

Сорау — җавап,
Җавап — сорау,
Инде соң, инде иртә,
Урамда көзге кырау,
Урамнар мине көтә.
Көн буе сине уйлыйм
Һәм көтәм очрашуны,
Сүзләрне сиңа сайлыйм,
Хәрефтән тезәм аны.

Чакыр мине (беренче вариант)

Урманнарга барсаң, миңа да әйт,
Юлларыңа гөлләр сибәрмен.
Сиңа булган кайнар хисләремне
Кош телләре белән сөйләрмен.

Чакыр мине (өченче вариант)

Чакыр мине, куркма, сөю сиңа
Торса да тик газап утыннан.
Карашыңны синең көтеп алам,
Тавышыңны йөримен юксынып.