Чәк-чәкле чәй
Чәк-чәк белән чәй эчкәндә
Чак-чак мине үпмәдең,
Үптермәгәч, үпкәләдең
Чак-чак кайтып китмәдең.
Чәк-чәк белән чәй эчкәндә
Чак-чак мине үпмәдең,
Үптермәгәч, үпкәләдең
Чак-чак кайтып китмәдең.
Чалт аяз булса да бүген көн,
Еракта урманнар күгелҗем;
Күгелҗем урманнар артына
Кердең дә күмелдең…
Яшьлектә сөябез, янабыз, көябез,
Мәхаббәт килде дип уйлыйбыз.
Йөрсәк тә адашып, төннәрен саташып,
Бу якты хыялдан туймыйбыз.
Киек казлар очкан чакта
Үзем генә санадым.
Юлларыбыз аерылганын
Гомер узгач аңладым.
Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?
Сызылып аткан таңнар чакта,
Су өсте дулкынлана.
Сине сагынып яшь йөрәгем шул
Су кебек дулкынлана.
Әйт, Чулпан, һич яшермә миннән
Аймы нурын бирде йөзеңә?
Язгы таң иркә елмаюын
Бүләк иттеме әллә үзеңә?
Чулман өсте ак томан,
Җандагы сагыш сыман.
Сине уйлыйм, сагынам,
Бер ярсынам, бер тынам.
Чияләрең чәчәк атканда,
Чияләргә томан ятканда,
Сиңа юлны табасы иде,
Чияң булып каласы иде.
Чиялетау буйларында
Калды яшьлек эзләрем.
Диңгез кичеп, чит җирләрдән
Мин бәхетләр эзләдем!