Туган авылым (дүртенче вариант)
Туган авылым Сакмар буйларында,
Шунда үтте минем балачак.
Сакмар дулкыннары, курай моңы,
Йөрәгемдә мәңге калачак.
Туган авылым Сакмар буйларында,
Шунда үтте минем балачак.
Сакмар дулкыннары, курай моңы,
Йөрәгемдә мәңге калачак.
Туган авылым минем,
Куеныңда синең
Гөрләп үтте үсмер елларым.
Кырларың хуш исле,
Һәрчак язлар төсле,
Шунда туды тәүге җырларым.
Сагынышып кошлар кайта
Түгәрәк күлләренә.
Ояларын ясый алар
Тик туган җирдә генә.
Ташлыярым, синдә — ярым,
Ташлыярым, синдә — якын дусларым.
Су буйларында йөргәндә
Җырларыма кушармын.
Сызылып кына таңнар аткан чакта
Су өсте матурлана.
Сине уйлап яшь йөрәгем
Су кебек дулкынлана.
Алтын яллы толпар атларыбыз
Алып китте безне бала чактан.
Төшләремдә моңсу гына кешни
Тәүге тапкыр меңгән җитез атлар.
Урак өсте, авылымның халкы
Эштә барысы да: яше-карты
Авылдашлар җирдә тормыш яме
Һаман шулай матур яшик яме!
Минем ничек яратканны син үзең дә беләсең,
Яратышып яшик әле, яшик әле, Теләчем.
Мишә буйлап еракка нур сибә
Теләчедә аткан алсу таң,
Китсәм ерак, җырлыйм мин моңаеп,
Мишә буен өзелеп сагынудан.
Сандугачның сайраганын тыңлыйм,
Җырлыйсы килә, көләсе килә.
Яңа бәхет теләп, алсуланып
Таң беленеп килә Теләчедә.