Туган авылым (беренче вариант)

Туган авылым минем,
Куеныңда синең
Гөрләп үтте үсмер елларым.
Кырларың хуш исле,
Һәрчак язлар төсле,
Шунда туды тәүге җырларым.

Сирень чәчәкләре

Сирень чәчәкләрен бүләк итәм,
Саф күңелдән кабул итсәгез,
Сирень чәчәгендәй гүзәл яшьлек
Бергә гөрләп үтсен, дисәгез.