Таң атканда (икенче вариант)

Сызылып кына таңнар аткан чакта
Су өсте матурлана.
Сине уйлап яшь йөрәгем
Су кебек дулкынлана.

Таң-таң ата, чулпан калка,
Чулпан таңны уята.
Чулпан таңнарны уята да,
Нигә сине уйлата.

Таң-таң ата, чулпан калка,
Чулпан таңның көзгесе.
Чулпан таңнарның көзгесе,
Минем сагыну билгесе.

Уяна таңы илемнең,
Кырларга китә нуры.
Таң булып безнең якларда
Балкысын гомер юлы.

Оставьте комментарий