Тик туган җирдә генә

Сагынышып кошлар кайта
Түгәрәк күлләренә.
Ояларын ясый алар
Тик туган җирдә генә.

Сандугачлар кунып сайрый
Талларның иңнәренә.
Дөнья ямьле, сулар тәмле
Тик туган җирдә генә.

Җырлый-җырлый күтәреләм
Тормышның үрләренә.
Шатлыгым да, хәсрәтем дә
Тик туган җирдә генә.

Оставьте комментарий