Авылымны сагынып

Төнге тынлык җырлый
Кайчак таңга кадәр.
Йокы оча хыял күгендә.
Күңел — тирән чоңгыл,
Гүя шуннан тыңлыйм
Әтәчләрнең моңын бүген дә.
Элек безнең сәгать
Чылтырамый иде,
Тик әтәчләр җырлап уятты.
Моңга чумган авыл,
Бәлки, йоклар иде,
Ал таңнар күз сирпеп оялтты.
Без яшисе көнне
Уятырга теләп
Яңгыраган әтәч моңнары.
Күкнең куеныннан
Таңны уятырлык,
Аңа охшаш серле моң бармы?

Агыйделдә берәү керләр чайкый

Агыйделдә берәү керләр чайкый,
Озын толымнарын чылатып.
Сөйгән яры киткән еракларга,
Агыйделкәй сылуын елатып.

Дуслык җыры (дүртенче вариант)

Дуслык җыры тынмый яңгырасын,
Җиребезне ай-хак мең урасын
Иң матур җыр бездә — дуслык җырлары, җырлары.
Күңелләрдән күчкән күңелләргә
Җәйгор булып төшкән киң җирләргә
Иң матур җыр бездә — дуслык җырлары, җырлары.