Агыйделдә берәү керләр чайкый

Агыйделдә берәү керләр чайкый,
Озын толымнарын чылатып.
Сөйгән яры киткән еракларга,
Агыйделкәй сылуын елатып.

Ай нурында гына, әй аппагым,
Нинди серле көйләр көйлисең?
Агыйделнең уйчан камышыдай,
Агымсуга ниләр сөйлисең?

Сөйгән ярың еракларга китсә,
Көтүләре кыен зарыгып.
Ерак киткәннәр дә бер кайталар,
Үткән гомер кайтмый сагынып.

Оставьте комментарий